Россиялеләрне балкон тышлаган өчен штрафка тарта башлаячаклар

Россия халкын 2022 елның 2 мартыннан үз белдеге белән тышлаган һәм пыяла куйган өчен штрафка тарта башлаячаклар. Сүз Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы турында бара.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бинаның техник паспортына фасадны рәсмиләштерү элементы кебек үзгәрешләр керә. Нәкъ менә шуңа күрә махсус инстанцияләрне, тышлауны яки пыялалауны килештерергә кирәк булачак.

— Тикшерү нигезендә күрсәтмә бирелергә тиеш, мәсәлән, торак инспекциясеннән Һәм күрсәтмә үтәлмәгән очракта ук, ә күрсәтмә куркынычсызлык нормалары һәм җәмгыять мәнфәгатьләре белән дәлилләнергә тиеш, ул чакта инде административ җәза биреләчәк, — диде Business FM Мәскәү торак берлеге рәисе юрист Константин Крохин.


Фикер өстәү