Айзат Мәхмүтов Түбән Кама районы Башкарма комитетының социаль бүлеген җитәкләде

Җомга көнне Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифасыннан киткән Айзат Мәхмүтов Татарстанның Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Спикер хәбәр иткәнчә, Айзат Мәхмүтов Түбән Кама өчен чит кеше түгел, ул моңарчы шәһәрнең 21нче мәктәбендә директор булып эшләгән.

«Азат Гамир улы шулай ук „29нчы гимназия“ директоры булып та эшләде, 2020 елдан Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсен җитәкләде. Туплаган тәҗрибәгез сезгә Түбән Камада тиешле структура булдырырга ярдәм итәчәк. Социаль блокка яшь кадрлар җәлеп итәргә кирәк. Яшьләрнең Түбән Камадан китмәве һәм шәһәрнең һәрвакыт яшь булып калуы мөһим», — диде Муллин.

Ул яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм бер ай эчендә эш планы хакында хәбәр итәргә кушты.

 


Фикер өстәү