Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирусның «омикрон» штаммы юк

Татарстанда әлегә коронавирусының «омикрон» дигән штаммы ачыкланмаган. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Казан аэропортында «омикрон» штаммы белән зарарлану очраклары теркәлгән илләрдән кайткан гражданнар арасында даими рәвештә тест уздыру бара. Белгечләр әйтүенчә, хәзерге кадәр 71 кешене тикшергәннәр. Аларның тест нәтиҗәләре тискәре. «Әлегә республикада «омикрон» штаммы юк», — диде Любовь Авдонина.


Фикер өстәү