Башкортстанда артист Илнур Каләмов югалган

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, 2021 елның 25 ноябрендә ул өеннән чыгып киткән һәм шуннан соң туганнары белән элемтәгә кермәгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Илнур Каләмовка – 38 яшь. Ул җырлый, көйләр иҗат итә, яхшы аранжировкалар ясый. Артистны республикада «Юлдаш йыры» проекты буенча да беләләр.

Соңгы тапкыр аны Учалы районының Ураз авылында күргәннәр. Ул телефонын югалткан, социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә туганнары керә.

Туганнары полициягә гариза язган. Аны шулай ук волонтерлар да эзли.

Илнур Каләмовның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 89603877214 телефонына шалтыратуны яки 102 номеры буенча полициянең кизү частенә хәбәр итүне сорыйлар.


Фикер өстәү