Өйдән халат кигән килеш кенә чыгып киткән 25 яшьлек кыз югалган

Пермь краенда 24 октябрьдә йортыннан халаттан гына чыгып киткән кыз югалган.

20 яшьлек Алисә Малова Карагай районының Ценят авылында югалган, дип хәбәр итә Ирина Буханова истәлегенә багышланган «Прикамье.Эзләү» берләшмәсе. Ул Үзәк урамга чыккан һәм югалган. Аның урнашу урыны турында әлегә кадәр берни дә билге түгел.

Югалган кызның билгеләре: 20-22 яшьләр чамасы, буе 170-175 сантиметр, ябык гәүдәле, якты-рус чәчләре, күзәре яшел төстә. Өстендә алсу төстәге халат, аягында шәмәхә төсендә тапочкалар булган.

Югалган яки аның кайда булуын күрсәгез, полициягә 02 (102 кесә телефоны аша) яки волонтерларга 89223456702 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү