Түбән Камада шәһәр территориясен тәртипкә китерәләр

Түбән Камада ташландык машиналарны махсус урынга күчерәчәкләр, законсыз дип исәпләнгән объектларны сүтәләр.

Түбән Камада шәһәр урамнарында законсыз урнаштырылган объект, киоскларны сүтәргә һәм җыеналар. Бу 2019 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 788 нче карар нигезендә башкарыла. Ә объектны аның хуҗасы сүтәргә, шул ук вакытта аның тирә-ягын тәртипкә китерергә тиеш. Күрсәтү үтәмәлмәгән очракта, объект мәҗбүри тәртиптә сүтеләчәк, чыгымын исә, барыбер, хуҗасына түләргә туры киләчәк. Муниципаль районның рәсми сайтында шундый объектларның адреслары күрсәтелә.
Моннан тыш, Башкарма комитетның «Түбән Кама шәһәре территориясендә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау, утильләштерү тәртибен раслау турында» карары да эшкә җигелгән. Ягъни, ишегалларындагы иске, күптән урыннан кузгатылмаган транспорт хуҗасы аны урнаштыру чарасын күрмәсә, машинаны махсус урынга күчерәчәкләр.


Фикер өстәү