Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 161 очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 161 очрагы ачыкланган. 1 кеше чирне читтән ияртеп кайткан, калганнары – авыру белән аралашу сәбәпле инфекция йоктырган. 68 кеше хастаханәгә салынган, 93е өендә дәвалана.

Георафия:
1. Казанда – 83
2. Чаллы – 25
3. Актаныш – 2
4. Апас – 4
5. Арча – 1
6. Буа – 6
7. Биектау – 1
8. Чүпрәле – 5
9. Алабуга – 1
10. Зәй – 1
11. Яшел Үзән – 8
12. Кама Тамагы – 3
13. Минзәлә – 2
14. Мөслим – 2
15. Түбән Кама – 7
16. Балык Бистәсе – 1
17. Саба – 2
18. Сарман – 1
19. Тукай – 2
20. Теләче – 3
21. Чистайда – 1

15 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 41 134 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә барлыгы 34 183 кеше савыккан, шул исәптән үткән тәүлектә – 66 кеше.
Татарстанда барлыгы 2 238 566 кеше прививка ясаткан. Шуның 1 857 896 икенче прививканы кадаткан.


Фикер өстәү