Россиядә террорчылык гамәлләрен вакытында туктатып кала алганнар

Быел Россиядә террорчылык гамәлләре булмыйча калган. Илкүләм террорчылыкка каршы комитет белдергәнчә, әзерләү этабында 65 җинаять туктатылып калган, 23 җинаятьче юк ителгән, 312се тоткарланган.

Моннан тыш аларның 821 ярдәмчесе эшенә аяк чалынган. Террорчылык эшчәнлегенә катнашы булган 920дән артыграк кеше илгә кертелмәгән. Шулай ук халыкара террорчылык оешмаларының 62 яшерен бүлегенең эшчәнлеге туктатылган. Моннан тыш террорчылыкка катнашы булган кешеләрнең барлыгы 100 миллион сумнан артыграк акчасы белән счетлары ябылган, дип хәбәр итә ТАСС.

Мәсәлән, ФСБ хезмәткәрләре октябрь аенда Ставрополь краенда әзерләнелүче терактны булдырмыйча калган. Анда кулдан эшләнгән шартлаткыч ярдәмендә транспортны шартлату планлаштырылган булган.


Фикер өстәү