15 декабрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне

Ул 1991 елда Россия журналистлар берлеге инициативасы белән гамәлгә куела. Бу исемлектә 300 гә якын кеше бар. Журналистларны яклау комитеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2021 елда дөньяда 24 матбугат хезмәткәре һәлак була.

Чәй көне

Бу эчемлекнең меңьеллык тарихы булса да, бәйрәме яшь әле. Беренче тапкыр аны 2005 елда билгеләп үтәләр. Бу көнне чәй индустриясе хезмәткәрләре хокукларының дөнья декларациясе басыла. Мондый бәйрәм  бигрәк тә чәй җитештерүче Һиндстан, Индонезия, Непал, Кытай кебек илләрдә үткәрелә. 21 майда бу эчемлеккә багышланган тагын бер бәйрәм билгеләп үтелә – ул 2019 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара чәй көне.

Төнге хоккей

10 ел элек (2011) Россиядә үзешчән спорт оешмасы – Төнге хоккей лигасына нигез салына. Ул Президент Владимир Путин һәм илебездәге хоккей ветераннары инициативасы белән оештырыла. Бурычы – хоккей спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны спортка якынайту.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү