Казанда фәкыйрьлек дәрәҗәсен 4 проценттан 1,7 процентка калдыру планлаштырыла

Казан шәһәре Думасы 2030 елга кадәр башкаланың социаль-икътисади стратегиясенә төзәтмәләр кабул иткән. Шушы чорга кадәр уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү күздә тотыла.

Депутатлар кабул иткән төзәтмәләр проекты буенча эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 процентка калырга тиеш.  Шул ук вакытта 2020 елда пандемия килеп чыгу сәбәпле, бу күрсәткеч шул 0,55 проценттан 2,66 процентка җиткән. Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлешен – 75, электрон рәвештәге дәүләт (муниципаль) хезмәтләре өлешен – 95 процентка (хәзер 75%), җан башына керем күләмен 48,6 мең сумнан 71,2 мең сумга, уртача хезмәт хакын 45,2 мең сумнан 74 мең сумга җиткерү,  фәкыйрьлек дәрәҗәсен 4 проценттан 1,7 процентка калдыру планлаштырыла.


Фикер өстәү