Татарстан хастаханәләрендә коронавируслы сырхаулар өчен дигән ятаклар фондының яртысы бушаган

Коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны кимү сәбәпле, Татарстан хастаханәләрендәге коронавируслы сырхаулар өчен дигән ятаклар фондының яртысы бушаган. Хәзер 3,5 меңләп койка урын бар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

— Медицина оешмаларының бер өлеше элеккеге эш режимына күчте. Әмма алар, вазгыять кискенләшсә, яңадан ярдәм күрсәтергә әзер, — диде ул.


Фикер өстәү