Республикада һава торышы бозыла

Иртәгә, 20 декабрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урыны белән кар яварга, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җилнең вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/19-12-2021/sinoptiklar-irt-g-tatarstanda-ava-shartlary-nacharlanachak-dip-farazlyy-5845496


Фикер өстәү