Укучыны бәдрәфкә чыгармаган өчен мәктәпкә 50 мең штраф салынган

Ленинград өлкәсендәге Сосновый Бор шәһәрендә укучыны дәрес вакытында бәдрәфкә чыгармаган өчен мәктәпкә 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Математика дәресендә 6 нчы сыйныф укучысы укытучысыннан берничә тапкыр бәдрәфкә барырга сораган, тик ул каршы килгән. Ленинград өлкәсе Прокуратурасы әлеге очракны “каты бәгырьлелек”, бала хокукларын бозу дип тапкан. Мәктәпкә карата административ эш ачылган. Хәзер укытучының бу гамәле өчен уку йортына штраф түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү