Котычкыч юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән

Бүген, 20 декабрьдә, Туймазы районының Николаевка авылында 61 яшьлек «Хендай Элантра» руле артында ике җәяүлене бәрдерә. Региональ ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 63 яшьлек хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән, аның 30 яшьлек кызы имгәнгән — хастаханәгә озатылган.

Бу хәл Шоссейная урамында 08: 30 сәгатьтә булган. Җәяүлеләр, мөгаен, юл читеннән баргандыр.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү