Россиялеләр өчен өстәмә ял көне кертергә телиләр

Дәүләт Думасы депутаты Кравченко 31 декабрьне ел саен ял көне итәргә тәкъдим итте.

Россиялеләр Яңа елны каршылауга әзерләнсен өчен 31 декабрьне даими рәвештә ял көне итәргә кирәк. Бу хакта «URA.RU» агентлыгы белән әңгәмә вакытында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Денис Кравченко белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости

Ул киләчәктә 31 декабрь ял көне булу ихтималын белдерде, әмма бу әле төгәл мәгълүмат түгел.


Фикер өстәү