Коронавирустан вакцинация илнең прививкалар календаренә кертелгән

Документ нигезендә, мәҗбүри вакцинациягә, шул исәптән, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә кертелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинацияне илкүләм прививкалар календаренә керткән. Бу җәһәттән тиешле боерыкка сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Боерык нигезендә, ковидка каршы мәҗбүри вакцинациянең беренче дәрәҗәсенә 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук медицина, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәгариф өлкәләре хезмәткәрләре, хроник авырулардан интегүчеләр кертелә. Документта аңлатып үтелгәнчә, 12-17 яшьлек балаларны вакцинацияләү ихтыяри рәвештә, әти-әниләренең язмача рөхсәте белән хәл ителә.

Моңа кадәр Гамалея үзәге башлыгы Александр Гинцбург халыкның 70-75 проценты прививка ясаткан очракта гына Россиядә коронавирус пандемиясенең бетәчәге турында белдергән иде. Академик әйтүенчә, алты ай эчендә барлык кеше вакцинация узган очракта гына моңа ирешеп булачак.


Коронавирустан вакцинация илнең прививкалар календаренә кертелгән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү