Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны Татарстанда демографияне арттырырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларга демографияне арттыру буенча мөрәҗәгать итте.

«Татарстанда туучылар саны елына — 12,4 мең кеше. Узган ел һәм быел туучылар саны 10,6 меңгә кадәр кимегән. Яраткан һәм кадерле хатын-кызларыбызга мөрәҗәгать итәм. Республикага ярдәм итегез!» — диде Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.


Фикер өстәү