Казандагы парковкаларның 2022 елда ничек эшләячәге билгеле

30 декабрьдән шәһәр парковкалары шимбә-якшәмбе һәм эш көннәрендә 19:00 сәгатьтән соң бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә әйтте, дип хәбәр итә «Казанские ведомости».

«Намуслы автомобиль хуҗаларын әлеге яңалык белән сөендерәсе килә. Бу автомобильләр агымын тәртипкә китерер дип өметләнәбез», — дип белдерде Метшин.

Исегезгә төшерәбез, 31 декабрь — 9 гыйнвар көннәрендә шәһәр парковкалары тәүлек буе бушлай эшләячәк.


Фикер өстәү