Түбән Камада янгын вакытында бер гаиләне коткарган үсмерләргә 25 мең сум бирделәр

Түбән Кама районының Иске Чишмә авылында яшәүче Илья Матюшенцев белән Владимир Конюховны янгыннан ике кешене коткарган өчен бүләкләделәр.

Аларга район хакимиятенең Яңа ел алды җыелышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Мактау грамоталары һәм 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырдылар. Яшүсмерләрне Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Антон Карасев котлады.

Быел җәй авылда янгын була. Урынга коткаручылар килеп җиткәнче, Илья Матюшенцев, авылдашлары белән бергәләп, бер гаиләне һәм аларның этен янгыннан алып чыга. 25 декабрьдә 16 яшьлек үсмер Республика Чыршы бәйрәмендә булды. Татарстан Президенты аның герой һәм һәркемгә үрнәк булуын әйтте.

«Син кыю егет. Синең ярдәмең нәтиҗәсендә кешеләр исән калды», — диде Татарстан җитәкчесе.


Фикер өстәү