Яңа ел алдыннан – дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия, Татарстанның дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә 2021 елгы Хөкүмәт премияләрен тапшырды.

Яңа ел алдыннан Татарстанда, гадәттәгечә, “иң-иң”нәргә дәүләт бүләкләре тапшырабыз, диде Президент. Ул узып баручы елда республиканың тотрыклы үсүен дәвам иттерүне: зур инфраструктура проектларына керешүне, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары ачылуны искә төшерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2021 елның зур иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән истә калачагын искәртте. Алар арасыннан – Казан шәһәренең Җиңү паркында хәрби-интернационалистларга мемориал ачылу, Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын торгызу. “Болар – рухи, әхлакый яңарыш символлары, күп милләтле Ватаныбызның тарихи һәм каһарманлык традицияләренә ихтирам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстаннан күп кенә шәхесләрнең Россия бүләкләре белән бүләкләнүен басым ясап әйтте. Болар – “Татнефть” Директорлар Советы киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов (Россия Президентының Мактау грамотасы), “КамАЗ-Мастер” командасы директоры Владимир Губа (Почет ордены), ГТРК журналисты Йолдыз Крепостина (республикада беренче буларак “Россия Федерациясенең атказанган журналисты” дигән яңа мактаулы исемгә  лаек булган).

Татарстан Республикасына Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга, Казанның Качалов исемендәге Зур рус драма театры җитәкчесе Александр Славутскийга һ.б. республиканың иң югары бүләге –  “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены тапшырылды.


Фикер өстәү