Үзәк банк кредитоманнар үкчәсенә баса

Матди проблемаларын банк әҗәтләре хисабына хәл итәргә яратучылар өчен күңелсез хәбәрләр бар. Россиянең Үзәк банкы таудан тәгәрәгән кар йомарламы кебек үсүче бурычлар тәгәрмәченә күсәк тыгып туктатырга тели. Эш яшендәге халыкның яртысыннан артыгы шул тәгәрмәчтә тиен кебек әйләнә бүген. Үткән җомгада Үзәк банк кредит бирүче коммерция оешмаларына керемнәре аз булу сәбәпле әҗәтләрен түләүдә авырлык кичерүче клиентларга кредит бирүне чикләргә җыенуы турында белдерде. Бу хакта «О возможных значениях макропруденциальных лимитов по необеспеченным потребительским кредитам (займам)» дигән документны укып белергә була. Ул банк сайтында эленеп тора.

2022 елның 1 июленнән әҗәткә алучының түләү өчен 80 проценттан артык керемен таләп итә торган кредитларга лимит кертелә. Банкларда андый кредитлар – 25 проценттан, микрофинанс оешмаларында 35 проценттан артырга тиеш түгел. Бик гаҗәп нәрсә инде ул: 80 проценттан артык керемең банкка түләү өчен киткәч, калган биштән бер өлеш акчага гына ничек яшәмәк кирәк. Әле монда бурыч түләмичә дә хезмәт хакына очны-очка ялгау өчен байтак тырышырга кирәк.

Биш елдан артык срокка бирелә торган тәэмин ителмәгән кредитлар турында аерым юллар бар Үзәк банк документында. Болары шулай ук 25 проценттан артмаска тиеш. Күрәсең, процент ставкаларын күтәрү генә бурыч алырга яратучыларны айнытмас дип исәплиләр. Чынлап та, кредитоманлык чамасыз киң җәелгән чиргә әверелгән икән. Хәзерге вакытта кредит итеп бирелгән һәр өченче сумны (30,3%) барлык керемен диярлек банкларга түләргә мәҗбүр булучылар ала. Микрофинанс оешмаларында андый әҗәтләр күләме 44,2 процентка җитә, ди. Фәкыйрьләрне кредит богавы белән үзләренә беркетеп куюны эре банклар ныграк ярата икән. Аларның кайберләрендә башы-аягы белән бурычка чумучылар алган акча күләме 50 процентка җитә дип ассызыклый Үзәк банк.

Үтеп баручы ел туры мәгънәсендә кредитоманнар раллие булган. Гыйнвар – ноябрь айларында физик затларга 4,6 триллион сумлык яңа кредит бирелгән. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артык. Россиялеләр бурычлар сазлыгына бер көнгә – 14 миллиард сумлык, бер минутка 10 миллион сумлык тизлек белән чумалар икән. 16 яшьтән 60 яшькә кадәрге халыкның 55 проценты, ягъни 45 миллион россияле – бурычлы. Якынча һәр гаилә диярлек әҗәт түләп яши дип аңларга була моны. Болай үзе карап торышка бу гаиләләргә бурыч түләү өчен керемнәренең 10,2 проценты да җитә кебек. Башка илләрдә әлеге күрсәткеч тагын да зуррак. Әмма 60 процент бурыч түләргә көче җитмәүчеләр кесәсеннән түләтелә икән.

                            Рәшит Фәтхрахманов

Фото: dubna.ru

 


Фикер өстәү