Кемнәр без? Яки  кеше тормышына физика һәм генетика күзлегеннән караш

Сизәсезме: еллар ашкын тизлектә уза һәм без вакытның бәрәкәте югалудан зарланабыз. Барысы да эссез үткән шикелле: кылган гамәлләр онытыла, сөйләгән сүзләр тишек иләктән коелган кебек төшеп кала, чәчләргә чал керә, сакаллар агара. Утыз-кырык ел вакыт узгач, без яшьлектәге танышларны танымыйбыз. Хәзерге егерме яшьлекләргә моны аңлату кыен, әмма елларның марафоны бик тиз үтә һәм алар да безнең кебек җыерчыклы йөз, салынкы иңнәр һәм бер бәйләм хроник чирләр белән бүләкләнә.

Яңа елны бәйрәм итеп каршыларга була, гадәттәге режим белән ятып йокласаң да берни дә оттырмыйсың (бу юлларның авторы, мәсәлән, шулай эшли), әмма ничек кенә кылансак та, асылда без картлыгыбызны каршылыйбыз, ашкынабыз икән, шуңа таба ашкынабыз. Менә аны бәйрәм итәргә кирәктерме, анысы һәркемнең тормышка карашына бәйле. Шушы урында тукталып, мин бераз үзебезнең тәнебезгә күз төшереп алырга чакырам. Бу тормыш бәйрәмендә без гаҗәеп катлаулы һәм хикмәтле төзелештәге тән белән бүләкләнгәнбез бит. Урта мәктәпне тәмамлаучылар хәзер яхшы белә: кеше тәне бик вак күзәнәкләрдән тора. Олы кешедәге күзәнәкләрнең санын галимнәр якынча 10ны 10ның унөченче дәрәҗәсенә тапкырлагач килеп чыга торган сан белән исәплиләр. Аңлашыла инде: бу санны бер артыннан нульләр тезеп язсак, газета бите сыйдырмаячак. Фәнни терминнарга бик кереп китмичә генә искә төшерәбез: күзәнәк үзе да катлаулы төзелешле: аның тышчасы бар, төше бар, алардан тыш әле тагын аксым һәм липидлар җитештерә торган үз «фабрика»сы, энергия җитештерә торган «электр станциясе» белән тәэмин ителгән. Соңгысын митохондрия дип йөртәләр. Күзәнәкнең төше бик хикмәтле. Анда генетик мәгълүмат кодлар белән язылган. Без аларны ДНК молекулалары дип йөртәбез. Бер кеше тәнендәге ДНК молекулаларын (генетик информация йөртүче әйберләрне) сузсак, ди галимнәр, Җирдән Кояшка кадәрге арадан мең тапкырдан да озынрак килеп килеп чыгар иде. Исегезгә төшерәм: Җирдән Кояшка кадәр якынча 150 миллион километр. Күзәнәк төшендә кешенең тышкы кыяфәте: чәчләрнең, күзләрнең төсе, борынның һәм башка әгъзаларның формасы, нинди чирләргә бирешә торган булуы, хәтта психикасы мәгълүмат итеп язылган. ДНК молекулаларының озынлыгын искә төшерсәк, моның бик катлаулы китап икәнен бераз аңлый алабыз инде.

Без ана карынында яралып үсә башлауга ук, шундый катлаулы «китап» белән бүләкләнәбез, һәм ул китап тормышыбызны билгели башлый. Әмма туып, якты дөньяда яши башлау белән ул «китап»ка без үзебез дә мәгълүмат тутырабыз: без сөйләшкән сүзләр, укыган китаплар, караган кинофильмнар, кылган гамәлләр котылгысыз рәвештә ДНКда язылып баралар, ди Омск физигы Виктор Ярцев. Гомумән, төрле тармак галимнәре, бер дә уйламыйча гына сөйләшеп, безнең үз тормышыбыз китабын яздырып баруыбызга аз гына да шикләнмиләр. Хәзерге фән бу хакта ачышларны кыю ясый. Компьютер дисклары, флешкалар, чиплар белән таныш булган заман кешесенә моны аңлау кыен түгелдер дип уйлыйк. Хәзер бит кибеткә кергәндә дә безнең турында мәгълүмат язылган куар-код сорыйлар. Бер-ике ел элек Владимир Путин чит ил разведкалары россиялеләрнең генетик мәгълүматын (биоматериалны) җыя дип әйткән иде. Кремль лидеры үзе дә күптән түгел генә ил халкының милли генетик мәгълүматы базасын булдырырга тәкъдим итте һәм «Роснефть» үзендә эшләүче йөз мең нефтьченең шундый мәгълүматын туплау эшенә керешәчәген дә белдерде. Менә ул базаның ни өчен кирәклеген без аңлап бетермибез, әмма генетик код бик кыйммәтле нәрсә һәм аны сакларга һәм камилләштерергә кирәк, монысы бәхәссез. Үз «китабыбыз»га яхшы мәгълүмат кына язабыз икән, отабыз, киресенчә булганда оттырабыз. Сөйләсәң, яхшы сүз генә сөйлә, уйласаң, яхшы уй гына уйла, кылсаң, гамәлнең изгесен кыл дигән сүз бу. Мөселман мәзһәбенең башында торган имам Шәфигый, мәсәлән: «Үзеңә хәерлесен теләсәң, кешеләр турында яхшы уйла», – дип әллә ничә гасыр элек әйтеп калдырган. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу вә галәйһи вә сәлләм) дә бу хакта бик күп мәшһүр хәдисләре бар.  Әйтик, Ахырзаман илчесе гомерне озын итү һәм муллыкка ирешү өчен туганлык бәйләнешләрен сакларга һәм ныгытырга куша безгә.

Генетика һәм физика менә бу гамәл һәм гомер озынлыгы мәсьәләсенә ничек карый? Нобель премиясе лауреаты Элизабет Блэкберн, фәнни күзлектән күз ташлап, уйлаган уйларыбыз һәм кылган гамәлләребез гомеребезне кыскарта да, озынайта да ала, ди. Эш шунда: ДНК чылбырының очында фән теломер дип атаган саклагыч капкачка охшаган нәрсәләр бар. Яшәгән саен шул теломерлар кыскара һәм бервакыт алар тәмам кечерәеп, күзәнәк бүленүдән туктый. Теломерлар кыскарган саен, без картаябыз. Генетик мәгълүматта сиңа кайчан да булса йөрәк чире белән авыру язылган икән, ул да теломерлар билгеле бер күләмдә кыскаруга мәйданга чыга, дип раслый галим. «Теломерлар безне ишетә», – ди ул һәм начар уйлардан, сүзләрдән, гамәлләрдән безнең гомер дәвамлылыгын билгеләүче шул хикмәтле нәрсәләр кыскара да, озыная да алалар, ди. Ягъни «брат братның көтү көткәненә рад» дип яшисең икән, рәхим ит: теломерларны кыскарттың. Киресенчә, җылы туганлык хисләре белән янганда һәм кардәшеңне үзеңнән өстен күргәндә, ДНК чылбырын каплаган шул хикмәтле нәрсәләрне озынайттың һәм гомерең дә күпмедер сузылды. Һәрбер уй, һәр гамәл, без караган кинолар һәм тапшырулар, спектакльләр, әйткән сүзләр теломерлар белән тыгыз бәйләнештә тора һәм гомеребезгә хәлиткеч йогынты ясый. Ашау-эчү, физик хәрәкәтләрнең дә тәэсире зур аларга. «Яшәү рәвеше теломерларның озынлыгына һәм, димәк, гомер озынлыгына йогынты ясый ала», – ди Гарвард генетигы Дэвид Синклер.

Нәтиҗә ясыйк әйдә: Яңа елны гына түгел, һәр туган таңны яхшы ниятләр белән каршылыйсың һәм көнне изге гамәлләр белән тәмамлыйсың икән, син күзәнәк дәрәҗәсендә яхшырдың: сәламәтлегең ныгыды, гомер озынлыгына уңай тәэсир иттең. Бар булмышың зарланудан, кешеләргә яманлык теләүдән һәм эшләүдән, көнчелектән торса, күзәнәк дәрәҗәсендә начарайдың һәм оттырдың. Аллаһы Тәгалә дә искәртә безгә бу хакта. Ибраһим сурәсенең 7 аятендә (мәгънәсе): «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем газабым бик каты», – ди. Сәламәтлек, гомер озынлыгы, рухи саулык – болар нигъмәтләр бит инде. Шуларның булган кадәресенә шөкер итеп, без аларның артуына ирешә алабыз, димәк, зарланып һәм көнчелек утында янып, газаптан башка бернигә дә ирешмибез. 2022 елга аяк басар алдыннан бу юлларның авторы шулар турында уйланды.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү