Казанның төп бәйрәм чыршысы Россиядәге иң биек чыршылар исемлегенә кергән

 

Шәһәрнең “Казан” гаилә үзәгендәге мәйданчыкта урнаштырылган Яңа ел чыршысы Россиянең иң биек чыршыларыннан төзелгән унлыкка кергән. Әлеге исемлекне “ТурСтат” порталы тәкъдим итте.

Шулай итеп, 35 метр биеклектәге Казан чыршысы бишенче урынга лаек дип табылган. Беренче урынны исә 55 метрлы Красноярск чыршысы, аннан кала Екатеринбург (50 метр), Грозный (42 метр) һәм Дербент шәһәре (40 метр) чыршылары.

Әлеге рейтингта бишенче урынны Казан белән Уфа бүлешә. Башкортстан башкаласында да 35 метрлы чыршы урнаштырганнар.


Фикер өстәү