Утлы коралны үзгәртеп җыю закон нигезендә тыелачак

Россия территориясендә утлы коралны үзгәртеп җыю тыелачак. 2022 елның 29 июньдә «Корал турында»гы законга тиешле үзгәрешләр кертелә.

Моңа кадәр утлы коралны үгәртеп җыю закон нигезендә тыелмады, норматив документларда андый термин юк. Хәзер законга шул турыда үзгәрешләр кертәчәкләр, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Коралны үзгәтү-утлы коралның төп өлешенең яки аерым кисәкләренең рәвешен алыштыру яки үзгәртү, исәптән чыгарылган коралны, пневматик коралны, сигнал коралын, газ коралын яки ату коралының өлешләрен алыштыру яки үзгәртү, сертификацияләгәндә исәпкә алына торган коралның техник характеристикаларын үзгәртүгә (туры килү-килмәүне раслау), маркировкалау билгеләмәләрен юк итү яки үзгәртү, корал номерларын үзгәртү», — диелә документта.


Фикер өстәү