Инфекционист «омикрон» аркасында ковидның яңа дулкыны чыгу ихтималын әйтте

Гыйнвар аенда Россиядә коронавирус белән авыручылар саны «омикрон» штаммы аркасында артырга мөмкин, ләкин авыр очраклар азрак булыр һәм хастаханәгә эләгүчеләр күп булмас дигән фаразны Россия халыклары дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский әйткән.

 «Омикрон» Көньяк Африка Республикасында яки Англиядә кебек таралса, чирләүчеләр саны артырга мөмкин. Авырулар саны арту ихтималы зур, әмма хастаханәгә яткыру күләме күп булмаячак», — дип яза РИА Новости Вознесенский сүзләрен.

Ул билгеләп үткәнчә, «дельта» варианты «омикрон» га караганда күбрәк үлем очракларына китергән, нәкъ менә «дельта» фонында максималь санда кешеләрнең гомере өзелгән.


Фикер өстәү