Бүген, ягъни 4 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык – белгечләр сак булырга куша.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга ышансаң, бүген көндез һава температурасы -13… -18 градус булачак. Казанда -11дән -14 градуска кадәр суык булыр дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat