«Омикрон» штаммы Татарстанда да булырга мөмкин. Журналистлар белән очрашу вакытында
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.
— Галимнәр фикеренчә, » омикрон» Россия дә яшәүчеләр арасында йөри һәм илдә мондый «табылдыклар» бар. Бездә уңай «табылдыклар» юк, әмма «омикрон» ның тест белән генә 100% ачыкланмау ихтималын аңларга кирәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта без «омикрон» ның циркуляцияләнүе куркынычын тикшерәбез, — диде Авдонина.
Спикер «дельта» дан аермалы буларак «омикрон»ның берничә тапкыр тизрәк таралуын искәртте.
Шулай ук прививка ясатылганнарда әлеге штаммның җиңелрәк формада үтүен, ә менә прививка ясатмаганнарның авыррак кичерүен әйтте.