Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимегән

2022 елның беренче атнасында авыручылар саны сизелерлек кимегән. 2021 елның соңгы атнасында ул 40% булса, хәзер — 10%ны тәшкил итә.

Бүгенге көндә ОРВИ, коронавирус белән авырып, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны кимүе күзәтелә, — диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә моны бәйрәм яллары һәм каникуллар белән бәйлиләр. Бәйрәмнәрдән соң авыручылар саны кискен артырга мөмкин дип фаразлый алар.


Фикер өстәү