Бүген көндез Зәй районында Чаллы – Әлмәт трассасында «Нива» һәм » Geely» җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Фаҗига шаһитләре әйтүенчә, машиналар маңгайга бәрелгән. «Ике шофер да кысылып калган иде. Аларны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде. Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — ди һәлакәт шаһитлары. Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.