Татарстанда коронавирустан тагын 6 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 91 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 91 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан соң авыручылар саны 43 261гә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов сүзләренчә, тәүлек эчендә 28 кеше коронавирус белән хастаханәгә салынган, 63 кеше өендә дәвалана. Узган тәүлектә коронавирустан тагын 6 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү