Әнисенең туган көнендә юл-траспорт һәлакәтендә улы үлгән

9 гыйнвар көнне Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Халыклар дуслыгы проспекты буенча Тынычлык проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткән 22 яшьлек «ВАЗ-2101» автомобиле йөртүчесе светофорның тыелган сигналына үтеп, көйләнә торган җәяүлеләр кичү юлы буйлап юл аша чыккан 15 яшьлек яшүсмерне бәрдергән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле вафат булган. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның гаепле булуының ахыргы дәрәҗәсен тикшерү билгеләячәк.

Бу хәл турында социаль челтәрләрдә актив фикер алышалар. Аерым алганда, Чаллыда яшәүче бер ханым яшүсмернең мәетен озак вакыт юлдан алмауларына канәгатьселек белдерә.

«Иң күңелсезе, бу малай берничә сәгать юлда ята. Юлдан алып, мәетне мәсхәрәләми генә булмыймы? Мин улымны дәресләрдән ике сәгать көттем, шул вакыт эчендә бу дәвам итте. Криминалистларның вакыты булмадымы икән? Мескен малай…», — дип язган Оксана.

Башка комментаторлар фаҗигадә һәлак булган егетнең әнисенең ул көнне туган көне булуын да язган.


Фикер өстәү