Түбән Камада бер кыз блаблакар аркасында 50 мең сумга якын акчасыннан мәхрүм калган

BlaBlaCar сервисында “попутка” табып, Түбән Камадан Казанга килергә җыенган 24 яшьлек бер туташ 50 меңгә якын акчасыннан мәхрүм калган. Үзен машина йөртүче дип таныштырган берәү, WhatsApp аша аралашканда, сәфәрне рәсмиләштерү өчен сылтама аша узуны сораган. Кыз, сылтама аша үтеп, үзенең телефон номерын, банк картасының гамәлдә булу вакытын, картаның кире ягындагы өч санны һәм смс-хәбәр белән килгән кодны күрсәткән.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, туташ башта 100 сум акча кертмәкче булган. Әмма. баланс дөрес түгел, дигән язу чыккан. Бу хакта ул машина йөртүчегә хәбәр иткән. Тегесе картадагы калган акчаны кертергә кирәклеген әйткән. Кыз акчаны керткән һәм 49 мең 990 сум акчасыннан мәхрүм калган.
“Акчамның алып калынуы турында машина йөртүчегә хәбәр иттем. Ни өчен шулай килеп чыгуын сорадым. Моңа ул бик нык гаҗәпсенде. 2 минут узганнан соң йөртүченең WhatsApp кушымтасындагы хәбәрләре бетерелүен күреп алдым. Ул үзе дә җавап бирми башлады. Шуннан соң банкның “Кайнар линиясе”нә шалтыратып, картаны һәм банктагы шәхси кабинетны яптырдым”, – дип сөйләгән кыз хокук саклау органнары хезмәткәрләренә.
Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү