Татарстанлы әнисен үтереп, мәетен кисәкләргә турап урманга яшергән

Тикшерүчеләр фаразлавынча, җинаять 4 гыйнвар кичендә булган: Чистайда яшәүче 38 яшьлек ир-ат әнисе белән аракы эчеп утырган. Алар арасында низаг купкан һәм ир-ат әнисен кыйнап ташлаган, шуннан соң йокларга яткан. Иртән торганда инде әнисе үлгән була. Ул аның мәетен кисәкләргә тураган һәм шәһәр территориясендәге урманга яшергән.

Икенче көнне этләрен йөртергә алып чыккан кешеләр хатын-кызның мәетен табып алган. Оперативниклар аның шәхесен ачыклаган һәм тиз арада җинаятьченең эзенә төшкән.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Фикер өстәү