Вузның бюджет урыннарына керү өчен БДИ баллы соңгы дистә елда беренче тапкыр кимегән

Узган елда югары уку йортларына бюджет урыннарына керү өчен БДИнең уртача баллы 0,5 процентка кимеп, 70,3 күрсәткечен тәшкил иткән. Бу хакта РБК 2021 елга вузларга кабул итүнең сыйфатына мониторинг нәтиҗәләренә таянып яза.

Мониторингны Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү институты үткәргән.
Югары уку йортына керү өчен кирәкле балл күләме соңгы дистә ел эчендә беренче тапкыр кимегән. Төбәкләрдә уртача баллның 67,5 тән 66,9га калуы теркәлгән. Шул ук вакытта Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә бюджет урынына керү баллы, киресенчә, арткан (80,3тән 80,7гә җиткән). Санкт-Петербургта да шундый ук хәл: элек 79,5 булса, узган елда – 80,2.
2021 елда Фән һәм югары белем бирү министрлыгының бюджет урыннарын төбәкләр вузларына күбрәк бирүенә бәйле бу. Казан вузлары әлеге рейтингтагы иң көчлеләр унлыгына кермәгән.


Фикер өстәү