Мәктәп ашханәсендә 40 бала агуланган

Чуашстан хастаханәләренә мәктәптә агуланганнан соң 40тан артык бала мөрәҗәгать иткән. Укучылар эчләре авыртуына зарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 197 бала Яңа Чабаксар мәктәбенә килә алмаган. Ата-аналар сүзләренә караганда, балаларның температуралары күтәрелгән, ашказаны эшчәнлеге көйсезләнгән һәм хәлсезлек кичергәннәр. Мондый симптомнар балалар мәктәпкә бер көн элек барганнан соң булган.

Россия Тикшерү комитетында билгеләп үтүләренчә, 40 мөрәҗәгать итүченең берсен хастаханәгә салганнар, калганнарын амбулатор дәвалауга җибәргәннәр.

Тикшерүчеләр мәктәп бинасын карап чыкканнар. Хәзерге вакытта шаһитләрдән сорашалар һәм белем бирү учреждениесендә туклануны оештырганда санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең үтәлешен өйрәнәләр.


Фикер өстәү