Татарстанда үзмәшгульләр 40 миллиард сумнан артыграк акча эшләгән

Узган ел азагында республикада эшмәкәрләр саны (үзмәшгульләрне кертеп) 780 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта үзмәшгульләр исәбе 169 меңгә җиткән. Алар өч ел эчендә – үзләренә махсус салым режимы кертелгәннән бирле барлыгы 40,6 миллиард сум акча эшләгән.

Узган елда Татарстан Икътисад министрлыгы, үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм аларны тагын да ишәйтү максатыннан, “Самозанятые” микрозаймын булдырган. Программа таләпләренә туры килүчеләр 3 айдан 24 айга кадәр 6 процентлы ставка белән 500 мең сумга кадәр кредит алырга мөмкин. 2021 елда 85 кеше шушы ярдәмнән файдаланган (барлыгы 13 миллион сум бирелгән). Моннан тыш министрлык үзмәшгульләргә Татарстан бюджетыннан субсидия бирү программасын эшләгән. Шул рәвешле 305 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен кире кайтарылмый торган субсидия( барлыгы 50 миллион сум) алган.
Быел да салым түләүче үзмәшгульләргә ташламалар, ярдәм чаралары сакланып кала.


Фикер өстәү