Рөстәм Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

 Рөстәм Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Гомуми җыелышта катнашучыларның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап тавыш бирде», — дип ачыклык кертте ул.

Җыелыш бүген Мәскәүдә башланган XIII Гайдар форумы кысаларында уза. Чарада Татарстан Президенты шулай ук «Бюджет федерализмын ничек үстерергә?» дигән дискуссиядә дә катнашырга тиеш.


Фикер өстәү