Полициягә коралны контрольдә тоту вәкаләтен кире кайтаруны тәкъдим иткәннәр

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Эчке эшләр министрлыгына коралны контрольдә тоту вәкаләтен кире кайтару тәкъдиме белән чыккан.

Уку йортларында бер-бер артлы коточкыч фаҗигаләр килеп чыгу сәбәпле, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Эчке эшләр министрлыгы органнарына корал һәм патроннар әйләнешен контрольдә тоту вәкаләтен кире кайтаруны тәкъдим иткән. Биредә сүз Эчке эшләр министрлыгының Росгвардия белән уртак контрольлеге турында бара.

Бастрыкин белдергәнчә, корал әйләнешен һәм аннан файдалану кагыйдәләрен кырысландыру чиктән тыш кирәк. Узган елның 11 маенда Казанның 175 нче гимназиясендә Илназ Галәвиевнең күпме кешене харап итте. Җинаятьченең кулдан ясалган шартлаткычы һәм башка кеше исеменә теркәлгән мылтыгы булган. 20 сентябрьдә дә шундый ук фаҗига кабатланды. Бу юлы Пермь дәүләт университетында бер юньсезе законлы нигездә сатып алган коралыннан ут ачты.

Мондый канлы вакыйгалардан соң Татарстан башкаласында корал әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтүне күздә тоткан закон кабул ителде. Хәзер корал йөртүгә лицензия бирүдән баш тарту өчен яңа нигезләр пәйда булды. Ә ау мылтыгын һәм башка коралны 18дән түгел, бәлки 21 яшькә җитүчеләргә генә сату рөхсәт ителә. Моннан тыш әлеге кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык кырысландырылды.


Фикер өстәү