Һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Татарстанда иртәгә, 14 гыйнварда, һава торышы начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

14 гыйнварда көндез һәм кич Татарстанда бик күп кар явачак. Юлларда кар көртләре хасил була, күз күреме начар булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булырга  киңәш ителә.

Фаразлар буенча, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Көндез 7-9, төнлә 10-12 градус салкын булыр дип көтелә.


Фикер өстәү