Татарстанда тагын 5 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда коронавирусның 107 очрагы теркәлгән, аларның 8е – читтән кертелгән, калганнары элемтә аша йоккан.

33 кеше хастаханәгә салынган, 74 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 70
2. Яр Чаллы – 8
3. Буа районы – 4
4. Биектау – 1
5. Яшел Үзән – 12
6. Кама Тамагы – 1
7. Мамадыш – 1
8. Мөслим – 2
9. Түбән Кама – 1
10. Нурлат – 2
11. Питрәч – 2
12. Саба – 1
13. Теләче – 2

13 гыйнварга Татарстанда 43 958 COVID очрагы теркәлгән.

Үлүчеләр саны 1506га җиткән – шуларның 5се тәүлек эчендә расланган (1933, 1973 елгы ир-атлар, 1927, 1945, 1934 елгы елгы хатын-кызлар).

Пандемия башланганнан соң 37 355 кеше савыккан, аларның 131е — узган тәүлектә.

Барлыгы 2 306 478 кешегә вакцинация ясалган (үсеш — 4 502), шуларның 1 866 321се икенче прививкасын ясаткан.


Фикер өстәү