ОСАГО 48 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Россия банкы, кеше гомере һәм сәламәтлегенә зыян китерелгәндә, ОСАГО буенча түләү лимитын 2 миллион сумга җиткерү һәм транспорт чарасы детальләре тузуын исәпкә алуны юкка чыгару турында Финанс министрлыгы законы проектын хуплаган.

Бу зыян күрүчеләргә компенсация күләмнәрен арттыру, юл-транспорт фаҗигасендә гаеплеләргә ниндидер ярдәм кулы сузу мөмкинлеге бирәчәк, шулай ук гаепледән суд аша тузган деталь белән яңасы арасындагы аерма бәясен түләтүне бетерәчәк. Бу хакта “Известия” яза.

Ләкин компенсация күләме болай гына үсә алмый. Үзәк банк исәпләп чыгарганча, түләү лимитын дүрт тапкыр арттыру полисның ким дигәндә 21 процентка (уртача 1123 сумга), ә инде детальләрнең тузуын исәпкә алуны юкка чыгару – 27 процентка (якынча 1444 сумга) кыйммәтләнүгә китерергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, үзгәрешләрне этаплап кертергә: башта – түләүләр буенча лимитны арттырырга, аннан бер ел чамасы узгач кына – детальләрнең тузуын исәпкә алуны юкка чыгарырга кирәк.

Иминиятләштерү компанияләре дә бу тәкъдимне хуплаган. “Ингосстрах” компаниясе генераль директоры урынбасары Илья Соломатин “Известия” хәбәрчесенә белдергәнчә, беренче этапны инде 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап җибәрү планлаштырыла.


Фикер өстәү