Җәвит Шакиров “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта указ имзалаган. Шатлыгын уртаклашу өчен Җәвит Шакиров белән элемтәгә кердек. “Бик шатлыклы хәбәр җиткердегез әле сез. Иртәдән сул күзем кычытып торгач, яхшы хәбәргә юраган идем аны. Иҗатыбызны шулай югары бәяләүләре өчен җитәкчелегебезгә зур рәхмәт. Алга таба да исән-сау эшләргә, иҗат итәргә язсын”, – диде халык артисты.


Фикер өстәү