Пенсия фондын Социаль иминиятләштерү фонды белән берләштерү кайбер түләүләрне 1,5 тапкыр арттыруга китерәчәк

Берләштерүнең 2023 елда хәл ителүе күздә тотыла.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Социаль иминиятләштерү фондын (ФСС) Пенсия фондына кушып, социаль түләүләрне 1,5 тапкыр арттырырга һәм халыкка әлеге ведомстволар хезмәтенннән файдалануны уңайлырак итәргә җыена. Бу хакта “Коммерсант” яза.

Эш бирүчеләргә пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләрне гомумиләштерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә халыкка кайбер социаль түләүләрне 1,5 тапкыр арттыру планлаштырыла. Реформаның 2023 елда уздырылуы көтелә.

Шулай итеп, бала карау буенча айлык пособиенең (уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә) иң зур күләме 57,4 мең сум булачак (хәзер – 37,9 мең сум). Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең иң зур күләме – 660,9 мең сум (хәзер – 435,9 мең сум). Шулай ук вакытлыча эшкә сәләтселек буенча түләү дә артачак.

Моннан тыш оешмага “бюджеттан тыш фонд” дигән яңа статус биреләчәк.


Фикер өстәү