Татарстанда коронавирусның «омикрон» штаммын йоктыручылар саны 37 кешегә җиткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Искәртеп үтик: штаммның беренче очраклары 18 гыйнварда теркәлде. Ул вакытта авыручылар саны 11 иде.
Любовь Авдонина сүзләренчә, 31 кешедә чир ОРВИ формасында, калганнарында чир билгеләреннән башка гына узган.