Татарстанда балаларны коронавируска каршы вакцина ясарга мәҗбүр итү юк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.
— Бер генә очракта да бернинди мәҗбүриләү була алмый. Төрле яшь категорияләре бар, кайсыларына ата-аналар ризалыгы таләп ителә, — диде ул.
Министрлык күпме балага вакцина ясаганнары турында статистика да алып бармый.
— Саннар буенча мәгълүмат юк. Безнең өчен алар эш нәтиҗәлелеген билгеләүче шарт булып тормый, — диде Владимир Жаворонков.