Путин пенсияләрне индексацияләү турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда пенсияләрне 8,6% ка индексацияләү турында законга кул куйды.

Быел пенсиянең уртача күләме 18 984 сум булыр дип көтелә. Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү тәкъдиме белән Путин 12 гыйнварда чыгыш ясады. Ул чакта ул Министрлар Кабинетына бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушты. 20 гыйнварда Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта россиялеләрнең пенсияләрен 8,6% ка индексацияләү турындагы төзәтмәләрне кабул итте.


Фикер өстәү