«Винимание, «марыш!»: ярый әле төшләргә кереп йөдәтерлек якты истәлекләр бар

Беркөнне йокыдан көлә-көлә уяндым һәм һич кенә дә туктап булмый. Хатын йокы аралаш кына: «Нәрсә булды инде?» – ди. «Булмады», – дип башыннан сыйпадым да кухняга чыгып киттем, онытылганчы  күргән төшем турында язарга тотындым.

Имеш, без Мәчет тавында чана шуабыз икән. Мәчет урынында баштарак ике катлы мәктәп иде, без шунда укып чыктык. Чираттагы «эреләндерү»ләр вакытында мәктәп күрше авылга, колхоз үзәгенә күчте. Бүген аның нигезендә – клуб. Әмма «Мәчет тавы» дигән сүз өлкәннәр телендә яши әле. Без кечкенә чакларда, кыш көннәрендә әнә шул тау  гөр килеп торды. Узыша-узыша чана шуа идек без, әле ярышлар да уздырдык. Изге Әдһәм абыйлар капка турысына кем беренче булып төшеп җитә – шул җиңүче саналды. Беребез капка төбендә кемнең ничәнче булып килгәнен кычкырып тора иде. Ә тау башында – старт сызыгы. Сызык ерактан күренеп торсын өчен, салкында шакыраеп каткан ат тизәкләрен юл аркылы тезә идек. Ә старт бирүче итеп азмы-күпме урысча белүче малай сайлана. «Азмы-күпме урысча» дигәне исә өч сүздән торды: «винимание», «марыш», «ыступ». Ни сәбәп, күбебез урысча «сөйләшергә» ояла иде. Әмма старт бирү бик мактаулы, җаваплы эш саналганга, шушы өч сүзне бик тырышып ятладык.

Төшемдә әнә шул вакыйгалар җанланды. Менә без, бер көтү бала, чаналарны күтәреп старт сызыгына тезелгәнбез дә «винимание, марыш!» дигән команда көтеп басып торабыз, имеш. Әмма, команда бирүче, ул Кетер Габдулла малае Шамил иде бугай: «Винимание!» – дип кычкырды да туктап калды. Без тегеңә: «Марыш, марыш!» – дип пышылдыйбыз, ә ул, үзем беләм, дигән сыман өстән генә безгә карап ала. Без инде чабышкы атлар кебек алга сөрлегеп-сөрлегеп куябыз. Шулчак кемдер: «Марыш!» – дип кычкырды. Бу Шамил тавышы түгел иде, әмма кая ул турыда уйлау! Чаналарны күтәреп бераз йөгердек тә, чанага ятып, шуып та киттек. Колакка Кетер Габдулла малаеның: «Дөрес булмады, мин старт бирмәдем, иманыгызны киям!» – дигән сүзләре ишетелеп калды. Без аңа: «Кисәң киярсең инде!» – дип кычкырабыз, үзебез шырык-шырык көләбез, имеш. Менә шул иң кызык җирдә көлеп уяндым да инде.

Соңгы вакытта балачак мизгелләре төшемә еш керә һәм һәрберендә нигәдер елмаям, көләм. Кеше үзенең үткәне белән елмаеп саубуллаша, диләр. Ә минем балачак күптән еракта калды, күптән саубуллаштым мин аның белән.

Инде менә хәзер уйлап утырам, һәркем, бәлкем, нәкъ менә балачагын күбрәк сагынадыр, дим. Ул бит күңелнең иң чиста, бер генә кер бөртеге дә кунмаган чагы. Шуңа күрә еллар узып, шактый «пычрангач», шактый гына гөнаһлар җыйгач, кеше чистарынып булмасмы, дип балалыгына кайтадыр да әле. Иң кызыгы, без «балачагы авыр елларга туры килде» кебек сүзләрне еш ишетсәк тә, бу хакта китаплардан күп укысак та, балалык еллары гомернең иң матур чоры булып күңелдә саклана.

Безнең буын да: «Балачак авыр елларга туры килде», – дип зарлана ала. Мин, мәсәлән, сугыш тәмамланып, нибары дүрт ел узгач тудым. Шөкер, ач-ялангачлыкны сизмәдек. Беренче класска барганда миңа өр-яңа сатин чалбар тегеп киерттеләр, мәктәп формасы шул иде. Ашаганыбыз күбрәк бәрәңге булды. Тик бер генә дә зарланасы килми. Алай гына да түгел, сагынам мин балачакны. Сагынмасам, төшләргә кереп йөдәтмәс иде.

Менә үзем язам, үземнең авылга кайтып, Мәчет тавында чана шуасы, «Марыш!» дигән тавышка йөгереп китеп чанага капланасы һәм шуып китәсе, хәтта Кетер Габдулла малаеның: «Иманыгызны киям!» – дип кычкырганына хәтле ишетәсе килеп китә. Авылга кайтырмын кайтуын, тик инде Мәчет тавында чана шуучы балаларны гына күреп булмас. Чөнки юк алар бүген. Булганнарын санарга бер кулның бармаклары җитә, бәлки, артып та каладыр. Ярый әле, төшләремә кереп йөдәтерлек якты истәлекләр бар.

Риман Гыйлемханов

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү