Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасына: «Сезнең җиңү – безнең өчен шатлык»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар – 2022» ралли-марафонында чираттагы җиңүе белән котлады. Ул  19 нчы тапкыр җиңүнең нигезендә гаять зур осталык, ихтыяр көче ята дигән фикердә.

– Согуд Гарәбстаны чүлләре аша салынган ралли маршруты ярышларда катнашучыларның һәммәсе өчен зур сынауга әйләнде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа да карамастан, бөтен команда әгъзаларының бик зур тырышлыгы белән иң зур нәтиҗәгә ирешелде: йөк машиналары  буенча беренче дүрт урынны  Татарстан командасы яулады.

Президент шулай ук, бүген «КАМАЗ» – бөтен дөньяга танылган Татарстан бренды, дип билгеләп үтте.

– Без барыбыз да сезнең өчен җан атып, уңышларыгызны игътибар белән күзәтеп бардык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. – Сез безне Дакарда җиңүегезгә өйрәттегез, шуңа да сезнең беренчелекне яулавыгызга шикләнмәдек. Әлеге гаять катлаулы ярышларда экипаж әгъзаларының, техник персоналның зур осталыгы, мөмкинлекләр чигендә эшләү чираттагы уңышка китерде.

Президент команда әгъзаларына, автозавод җитәкчелегенә, республика Автомобиль спорты федерациясенә һәм команда иганәчеләренә рәхмәт белдерде. Җанатарларга, спортчыларның якыннарына аеруча җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Бүгенге катлаулы шартларда сезнең җиңү – Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсы өчен зур шатлык!» – диде ул, «КАМАЗ-мастер» спортчыларына мөрәҗәгать итеп.

 


Фикер өстәү