Рөстәм Миңнеханов Bertsch холдингы вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Bertsch холдингы президенты һәм хуҗасы Хуберт Берч гаилә предприятиесе буларак эшли һәм 1925 елда нигез салынган бизнес турында кыскача гына сөйләде. Бүгенге көндә компаниянең 400 хезмәткәре, 20 офис һәм вәкиллеге, 1 эшләп килүче заводы бар. Энергетика өлкәсендәге тәҗрибә турында сөйләгәндә, ул компаниянең каты ягулыктагы җылылык электростанцияләре, табигый газдагы җылылык электростанцияләре һәм сыек ягулыктагы җылылык, технологик процессларны һәм аппаратларны утильләштерү системалары җитештерә, дип билгеләп үтте. Bertsch азык-төлек тармагында ит һәм казылык җитештерү өчен җайланмалар, сөт эшкәртү, сырлар җитештерү өчен җиһазлар җитештерү һәм китерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә республикага карата кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул Татарстан предприятиеләренең Bertsch белән терлекчелек продукциясен эшкәртү, бигрәк тә сөтчелек юнәлешендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын әйтте. Татарстан бүген – илдә иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Хуберт Берч әйтүенчә, соңгы 15 елда компания Россиядә 18 сыр заводы төзегән һәм модернизацияләгән.


Фикер өстәү