Нәкыйп Каштанов: «Нәселебез белән ачыш ясарга омтылучылар без»

Язучылар табибы, балаларның дусты, тарихчы. Болар барысы да Нәкыйп Каштанов турында. Кемдер аны шигырьләре, балалар өчен хикәяләр өчен үз итсә, күпләр өчен ул алыштыргысыз пульманолог та. Ел башында 80 яшен тутырган язучы, иҗат итүдән бер көн дә туктаганым юк, дип белдерә.

Чит ил әдәбиятында да, руста да башка һөнәр ияләре булган язучылар күп. Әйтик, Чехов, Булгаков – табиблар, Джек Лондон кем генә булып эшләмәгән. Татар әдәбиятында башка һөнәр үзләштергән язучылар бик сирәк, юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәпләре нәрсәдә икән?

– Бу хакта уйланганым юк. Миңа калса, башка һөнәр үзләштергәннән соң әдәбиятка килгән кешенең тәҗрибәсе зуррак, бармактан суырып язмый инде ул, һәрхәлдә… Шәхсән мине табиб булу күзәтүчәнлеккә өйрәтте, фән өлкәсен дә, әдәбиятны да яраттырды. Фундаменталь ачышлар ясарга этәрде.

Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы дигән чир бар. Мин аны өйрәнеп, 2016 елда китап бастырып чыгардым. Шушы вакытка кадәр аның килеп чыгуының сәбәпләре өйрәнелмәгән иде. Ә мин әлеге чир белән төнлә гырлаучылар чирли дим. Гырлаучының тын алуы бик көчле, бронхларга ят кисәкчекләр, мәсәлән, теш арасына кысылып калган ит кисәкчекләре эләгүен көт тә тор. Күзәтүләр шуны күрсәтте дә: авыручылар гырлый, кичен тешен чистартмый. Тешне генә түгел, теш арасын чистартырга кирәк, күпләр моны эшләми. Шундый очрак та булды: гырлаучы бер кешенең үпкәсенә теш коронкасы төшеп утырган иде. Шулай итеп, сәбәпләрен дә ачыкладым, булдырмый калу юлларын да яздым.

Соңарып булса да, әдәбиятка килү сәбәбе нәрсәдә?

– Мәктәптә укыганда яза идем мин. Ул шөгыльне калдырып торырга туры килде. Ни өчен дисәң, төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Әстерханда балык тоттым. Гаҗәеп матур урыннар иде ул. Идел тармаклары буенда ике метр ярым биеклектәге чакын үсә анда. Шул чакынны өй салуда да файдаланалар, идәнгә дә җәяләр, кеше җирләгәндә астына җәяләр. Тормыш чакынга бәйләнгән анда. Камыш дисәң, камыш түгел, буынлы үсемлек инде ул. Балык сезоны тәмамлангач, консерв заводында эшләдем, шуннан – Уфа кирпеч заводында. Аннан армиягә алдылар. Учебный отрядта 8 ай шөгыльләнгәч, очраклы рәвештә Архангельcкидагы диңгез флотына эләктем. Укыганда Каштанов фамилияле ике егет идек без. Мине Мәскәү егете белән бутаганнар. Капитанга ошадым, ахрысы, мине кире җибәрмәде, документларны гына соратып алдылар.

Каштанов фамилиясе сирәк очрый торган бит әле.

– Тумышым белән Чуашстаннан мин. Бабайлар әйтүенчә, фамилия куштан дигән кушаматтан килеп чыккан. Безнең якта куштан төшенчәсе сәясәткә дә бәйле түгел, тискәре мәгънәдә дә йөрми. Сәгъдетдин атлы сәүдәгәр бабамның ике катлы куш йорты, унбер баласы булган. Саратов гармунында уйнап, җырлаган, диләр. Бөтен авыл ишетсен дип калкулыкка менеп уйнап җырлый торган булган. Ыспай киенеп йөргәнгә, уйнап җырлаганга, «Куштан» дигән кушамат кушканнар аңа.

Әдәбиятка тартылуыгыз аңлашыла, ә медицина? Бөтенләй капма-каршы тармаклар бит.

– Мин кечкенәдән ачыш ясарга хыялландым. Шуңа диңгез флотында хезмәт иткәндә, я Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә (чөнки әти агроном булып эшләде), я медицина юлыннан китәм, дигән карарга килдем. Әтидә дә кеше булдыра алмаганны эшләргә омтылыш бар. Мәсәлән, авыл комлыгына урман утыртты. Бер чакрым озынлыктагы шушы җирдән, бераз җил чыкса, ком бураны күтәрелә иде. Урман үскәч, ком тузгымый башлады.

Шулай итеп, укырга ачыш ясарга дигән максат белән кердем. Аның өчен Архангельскида эшләгән чакта ук ярда торганда әзерлек курсларына йөрдем. Физиканы, рус телен ныгыттым. Нәтиҗәдә химиядән «бишле», физикадан «дүртле» алдым. Шушы ике фән миңа конкурстан тыш үтәргә мөмкинлек бирде.

Ничек уйлыйсыз, хәзерге табибларда белем дәрәҗәсе ничек?

– Ул чактагы белем сыйфаты белән хәзергесе җир белән күк арасы кебек. Бөтен өлкәләрдә дә шулай. Әмма шул ук вакытта талантлы яшь белгечләр дә юк түгел. Медицинаны алсак, безне фәннең йөзек кашлары, чын профессорлар укытты. Әйтик, мин – Малкин укучысы. Фән юнәлешенә нәкъ менә шушы кеше алып кереп китте. Тырышканны күрә, ялкаулыкны яратмый иде. Менә син, әдәбиятка кереп китүегез гаҗәп, дисең. Ул чактагы укыту системасы өчен бу бер дә гаҗәп нәрсә түгел. Ник дигәндә, медицина институтында гуманитар факультет да булдырдылар. Анда журналистика бүлеге дә бар иде. Бу табиблар үзләре турында яза һәм сөйли белсеннәр өчен эшләнде. Мин журналистика факультетында ике ел укыдым. Шуннан медицина темасына радиоларда чыгыш ясый башладым, матбугатта да актив язышу башланды.

1991 елда  Язучылар берлегенең балалар әдәбияты бүлеге комиссиясе әдәби әсәрләремне карады. Анда коллектив җыентыкка мине дә кертергә дигән карар чыгардылар. Мин исә аерым китап чыгару турында сорадым. Кечкенә генә, дәфтәр калынлыгы гына беренче китабым чыкты.

Балалар әдәбияты белән дуслашу ничек булды?

– Ләбиб Леронның җиңел кулы белән «Салават күпере»нә яза башладым. Подписка вакытында исә журналга язылуга өндәүдә «Нәкыйп Каштановның хикәяләре дә басылачак» дигән җөмләне күрдем. Исемемне реклама сыйфатында куллангач, күрәсең, яхшы язганмындыр.

Шулай да балалар күңеленә үтеп керер өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Бала буш сүзне, бармактан суырып язганны яратмый. Авыр телле булырга да ярамый. Кайчак балалар өчен язылган китапны уку өлкән кешегә дә авыр була. Теле шулкадәр авыр. Балаларга дип үзләре турында язалар микән инде… Мин җиңел тел белән, күргәнне, белгәнне генә язарга яратам. Хикәяләр еш кына күзәтүләрдән туа. Мәсәлән, 40 ел элек Казахстанга сәяхәткә бардык. Ул якларда кызыл туфрак, тирә-якта ташлар. Күзәтүләр нәтиҗәсендә «Үсә торган ташлар» дигән хикәя туды. Күзәтү дә, фәнни нигезе дә бар инде аның. Дөрес, хикәя язам дип, бервакытта да махсус күзәтеп йөргәнем булмады. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга.

Тагын нинди кызыксынуларыгыз бар?

– Күп инде алар. Медицина өлкәсенә кире кайтсак та, бездә башлыча авыруны, билгеләрен юкка чыгару өчен дәвалыйлар, әмма күп чирләрнең сәбәбе әле дә ачыкланмаган. Сәбәбен белсәк, без бит киләчәк буыннарда бу авыруларны булдырмый кала алыр идек. Мин кайбер чирләрнең сәбәпләрен таптым, әмма эшлисе эшләр бик күп. Тарихны саклап калу һәм киләчәккә җиткерү буенча да эшлисе эшләр шактый. Бу кызыксыну безнең нәселдән килә, дип әйтсәң дә була. Әтидә дә бар иде ул, Зәйнәп апа да шактый эш эшләде. Кешеләр турында очерклар язды, белгәнен, өйрәнгәнен кәгазьгә төшереп калдырды. Әти исә сугышта йөргәннәрен, үзе белгән кадәр нәсел турында мәгълүмат, колхоз тормышы, анда безнең нәселнең эшчәнлеген язып калдырды. Ул бәетләрне дә шактый җыйган иде. Хатларында безгә багышланган шигырьләр, җырлар язылган. Әти сугышка 1942 елда алынган булган. Болар барысы да шул юнәлештә тагын да материал тупларга этәрде. Авыл тарихы китабына мәгълүмат кырык ел җыелды. 854 битлек авыл тарихы китабы узган ел басылып чыкты.

– Бу өлкәдә дә яңалык керткәнсез бит әле сез.

– Әйе, минем бу китапның кешеләргә ни дәрәҗәдә кызыклы булуын беләсем килде. Шуңа күрә эш барышында ук подписка үткәрдем. Мөгаен, мин беренче шундый кеше булганмындыр. Язылган кешеләр барысы да китап чыксын өчен үзләреннән матди ярдәм керттеләр. Төп иганәчеләр энем Камил, уллары Руслан, Ринат булдылар. Китапта авылның килеп чыгышы турында документаль мәгълүмат, һәр чорда авылда булган вакыйгалар, кешеләр, аннан чыккан шәхесләр турында очерклар, фольклор материал, авылда үстерелгән үсемлекләргә кадәр бирелгән. Язучы Фәтхи Бурнашның, академик Миначевның да безнең нәселгә каравы ачыкланды.

– Сезнеңчә, татар теленең киләчәге бармы?

– Әле менә сезгә килгәндә метрода китап укып барган кешене күрдем. Киләчәктә дә китап укучы да, ана телен белүче дә булачак. Мин – оптимист. Оптимизм – озын гомернең нигезе дә ул. Замана үзгәрүчән. Бүген вазгыять шушылай, иртәгә бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә иҗат итәргә, булган әсәрләрне чыгарырга, халыкны китапка ымсындырып торырга кирәк. Китаплар хәзер бигрәк тә матур чыга бездә. Мин табиб булып ике ел гына эшләмим. Эшләгән чорда пациентлардан, без сезне укып үстек, дигәнне еш ишетә идем.

Хәер, эшләүдән туктасам да, язучылар үзләренең докторы дип санагач, кешеләргә ярдәм итүдән туктаганым юк. Ярдәм итеп, хәрәкәтләнеп, алга максатлар куеп яшәргә язсын.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү